ТАНСЫКЛА’У ф. 1) Нинди дә булса бер ризыкны ашыйсы, татыйсы килә башлау. Шулай да, яз көнендә ит-аш мәсьәләсе уңайсыз торганлыктан, башта балыкны бер-ике көн тансыклап ашады. Ш.Камал. Кайчагында Фәнирә эшеннән коры-сары алып кайта, ләкин Ирекнең аның белән генә тамагы туймый, җылы аш та тансыклый. Р.Кәрами 2) Билгеле бер затны яки нәрсәне дә булса күрәсе, ишетәсе килү, сагынып көтү. Каян килде аңа көтмәгәндә бу хатынны тансыклау? М.Хәбибуллин. Күңеле тансыклаган тынычлыкны ул шунда гына таба алыр кебек иде. Г.Гыйльманов 3) күч. Кызыксыну; кирәксенү. Әнкәй белән без шул «ерак җирнең» хәлләрен бик тансыклап тыңлап утыра идек. Ш.Камал. Үз улы булмагач, ир бала тансыклый Котлыбай! Р.Батулла Тансыклап бетү Бик нык тансыклау Тансыклап китү Бераз тансыклау. Салкыннан битләре алсуланган бу сөйкемле һәм сипкелле егеткә ияреп, редакциягә барыбыз да тансыклап киткән балачак сафлыгы да килеп керде. Өмет Тансыклап кую Берара тансыклау Тансыклап тору Әледән-әле, берөзлексез тансыклау; әле, хәзер тансыклау. – Әмма укучылар сезне бик үк тансыклап тормас иде, – диде Җәмил. Т.Әйди. Чынлап та, ничек ирне синнән бизмәслек, сине тансыклап кына торырлык итәргә? Х.Камалов Тансыклый башлау Тансыклау сизү. Әллә арыганлыктан, әллә башыннан кичкән авыр фаҗига тәэсиреннән, ул соңгы вакытларда ничектер басыла төште, артык ватылмыйча, тынычрак җан белән эшләүне тансыклый башлады. Ә.Еники Тансыклый төшү Бераз тансыклау. Җаның сүрелә төшсен, татлыны тансыклый төш. М.Хәбибуллин |