ТАНСЫКЛАНУ ф. Тансык нәрсәгә әйләнү, көтелү, сагынылу. Берничә көн рәттән су өстендә килгәннән соң, коры җир ничектер тансыкланган икән. С.Сабиров. Шул тынычлану белән бергә икенче хис баш калкыта башлады: Казанның кысан квартирасы, шунда калган ике юеш борын тансыкланды... Х.Ширмән Тансыклана бару Торган саен күбрәк тансыклану. Тантанага җыелган халыкның һәр сүзне алкышлап каршы алуы, журнал мөхәррирләренә олылап кул чабулар, котлау һәм тәбрикләүләр – болар барысы да чын күңелдән, соңгы вакытларда тансыклана барган, бик аз тәтегән хөрмәтләрдән иделәр. Ф.Яхин Тансыклана төшү Бераз тансыклану Тансыкланып китү Кинәт тансыклану. Соңгы вакытта йокы да тансыкланып китте әле Тансыкланып тору Күпмедер вакытка, вакытлыча тансыклану; әле, хәзер тансыклану. Бер карасаң, хуҗабикә булган һәр өйдә бу ашлар тансыкланып тормыйдыр. Өмет |