ТАНСЫК с. 1. Теләп, сагынып, көтеп алына торган, сирәк була торган. Бу тансык күчтәнәчләрне малайлар күкәйгә алмаштырып алалар. М.Галәү. Шул ук вакытта бу шундый саф һәм нәзакәтле, шундый тансык һәм тирән бер тойгы иде ки, ул аны хәтта Нәфисәнең үзенә дә сиздермәскә тырыша. Г.Бәширов 2. и. мәгъ. тарт. форм. 1) Сирәк кенә әзерләнә торган аш-су. Тансыкка тары боткасы. Әйтем. Мәхрусә әбинең тансыкка дип кибеттән алып кайткан тәм-томнарына сакланып кына үрелгән иделәр, бара-тора, итагать онытылып, бер чәшке янына икенчесен өстәделәр. Ф.Яхин 2) Нәрсәнең дә булса яңа, кызык, көтелгән чагы. – Нәсимә әллә кияүгә чыктымы? – Тансыгы узып бетте инде. Х.Госман 3. хәб. сүз. функ. Теләп, көтеп алынган, сагынылган. Кояш, чык, чык, чык! Синең җылың бик тансык. Такмак ◊ Тансык өчен Бик теләгән, кирәксенгән вакытта. Ә мин – кыргый җимеш, ни хәл итмәк кирәк. Җимеш тансык өчен генә, имеш. Мин дә синең килүеңне көтәм: кагыл, җитеш!.. Р.Гаташ |