ТАНКЕ’ТКА и. рус 1) Пулемёт белән коралландырылган бер-ике кешелек җиңел танк. Ә юлдан сугыш ягына таба безнең бәләкәй танклар (танкеткалар) килә иде. Р.Могыйнов. Солдатларның сөйләве буенча, техника күп булмаса да, ике авыр танк, бер танкетка, шактый гына атлы артиллерия була. З.Мурсиев

2) Үкчәгә таба калынаеп килгән олтанлы җиңел җәйге аяк киеме. Клара, ниһаять, торып, киң билбаулы ефәк халатын гына киеп һәм яланаякларына ак танкеткаларын элеп, чоланнан чыкты. Ә.Еники. Аякта тишек-мишек танкетка. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә