ТА’НКЕР и. ингл. Махсус зур резервуар – танкларда сыек йөкләр ташый торган судно. Без, сабый балалар кебек, бөтен дөньябызны онытып, күгәрченнәр, песнәкләр, урам чыпчыклары һәм тагын әллә нинди кошлар белән әйлән-бәйлән уйнадык, бихисап пароходлар, ракеталар һәм йөк төялгән танкерлар йөзгән Идел елгасында хәлдән тайганчы су коендык. З.Мәхмүди. Ул да булмый, зур-зур әрҗәләр, танкерлар, кораблар янәшәсендә шырпы кабы сыман кечерәеп калган дебаркадер каршына яртылаш суга сеңгән пароход килеп туктый. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә