ТАНК I и. ингл. Эре калибрлы корал белән тәэмин ителгән, чылбыр тәгәрмәчле, бронялы үзйөрешле хәрби машина. Финляндия өстендә очкан самолёт тавышлары, меңләгән корыч танклар авазы бөтен Скандинавия ярыматавын тетрәтеп, Европа илләренә барып ишетелә. Т.Гыйззәт. Кайдадыр танклар үкерә, самолётлар гүли, командирлар кычкыра, җир ухылдый... Г.Гыйльманов |