ТА’НЕЦ и. нем. 1) иск. Халык биюләреннән аермалы буларак заманча яки классик бию. Хәзерге танец – биюләр турында әйткән дә юк. М.Шабаев. Уртага чыкты да [ул]: «Мин ак танец игълан итәм!» – дип белдерде. С.Зыялы 2) Гадәттә биюләргә багышланган кичә яки шуның бер өлеше. Хәят, Әминә вә Рәсимә абыстай да бер рәттәрәк тезелеп утырганнар, музыка вә танецлар көтәләр иде. Ф.Әмирхан |