ТА’НГЕНС и. лат. мат. Тригонометрик функция – турыпочмаклы өчпочмакта кысынкы почмакка каршы яткан катетның икенче катетка чагыштырмасы. Синус, косинус, тангенс, котангенс, дип кабатлап, баш ватып утыра [ул]. А.Хәсәнов. Тангенс вакланмалы функция икәне һәм вакланманың хәсыйләсен тапканда, җавапта иң элек аның ваклаучысын (косинусның квадратын) язарга кирәклеге өйрәтелмәгән ---. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә