ТАНА’У и. 1) Хайван башының очлаеп торган борын өлеше. Танавыннан алып колагына кадәр көлгә баткан бозау рәхәтләнеп күләгәдә ята ---. Ф.Садриев. [Бүре балаларының] Башлары зур, тәпиләре озын, танаулары очлы. А.Хәсәнов

2) Гомумән хайваннарның борыны. Этнең танавына типкәннәр. Ш.Галиев

3) диал. Кеше борыны. Кияү кеше танау, колак, тамак чирләре буенча белгеч иде. К.Кара. Лупа сыман калын пыялалы күзлекле, малайларныкы кебек кыска, буялган кызыл чәчле, торнаныкыдай озын ботлы, танавына алка кигән, күн итәк, курткадагы бу кызның исеме Эля икән. Ф.Хәбибуллин

Танавына масаю Үзенең тышкы кыяфәте белән сәбәпсезгә эреләнү, масаю. Арада яшьлегенә, танавына масаючылар да буладыр иде. Ф.Хөсни. Танавын җимерү Кыйнау, биткә йодрыклап сугу. Авыру булмасаң, бу сүзең өчен танавыңны җимерә идем җимерүен, шул авыру булганга гына, кулымны пычратып торасым килми. В.Нуруллин. Танавын җимерергә дә хакы бар капитанның! С.Шәрипов. Танау астында Бик якында, борын төбендә. Уяулык җитми, иптәш лейтенант: Алкинда, Таутөмәндә бергә булган, адым саен танау астыгызда йөргән яугирнең дә кем икәнлеген, эчке дөньясын белмисез! С.Поварисов. Танау асты кипмәгән Балигъ булмаган, яшь; тәҗрибәсез. Нәрсә син, танау астың кипмәс борын, егетләр эшенә тыгыласың! Г.Бәширов. Казан тәхетенә Касыйм ханы, аның танау асты да кипмәгән туганы Җангали тәгаенләнгән, имеш. М.Әмирханов. Танау белән җир сөрү Бик күп, авыр эш эшләү. Йөри хәзер менә ялгыз танавы белән җир сөреп. Р.Рахман. Танауга берне салу Сугу. – Бар, Сәкинә, йөгер! – дидем дә, кизәнеп торып, теге егетнең танавына мин дә берне салдым. В.Нуруллин. Танауга төкерү Мыскыллы рәвештә санга сукмау, ис китмәү. [Әпипә:] – Ай, кәбәм, кирәкми! Төкер танауларына! – дип, аны [Зиннәтне] читкә таба алып китте. Г.Бәширов. Танауга чиртү Нинди дә булса эштә, өлкәдә икенче бер кешене уздыру. – Бәй, шулай булмый ни, без әллә нинди мачтырларның да танавына чиртәбез, – дип масайды Шәвәли. С.Рафиков. Син Валерий сумкасыннан ачкычны алып безгә тапшырсаң, шул мактанчыкның танавына чиртер идек! А.Гыйләҗев. Танау киерү Масаю, эреләнү. Танау күтәрү к. танау киерү. Күтәрмә танавыңны, кара канга манчый идем... А.Гыйләҗев. Танауны салындыру Күңелсезләнү, боегу; үпкәләү, канәгатьсезлек белдерү. – Хәлләр бик тә хөрти, – ди танавын салындырган, иренен сәлендергән Көнчел. А.Хәлим. Танауны бору Баш тарту, кирәксенмәү, йөз чөерү. Бабайлардан танавыңны борма Шигырь мәйданында ярышта. Г.Афзал. Танауны чөйгә элү Үзен әллә кемгә санау. Әз генә артык җире булса, танавын чөйгә элә башлый адәм баласы. К.Кара. Танау төшерү Күңелсезләнү. Берәү булса, танавын төшереп кайтып китәр иде, Рәмзи андыйлардан түгел. Кызыл таң. Танау чөю Бик масаю, кукраю. Мондый күңелле киләчәктә Дамирга бик бәләкәй, бик кысан урын калдырган идем мин: танавыңны чөеп, хат язарга иренеп йөргән идеңме, мә сиңа! А.Гыйләҗев. Танавыңны чөеп йөрмә әле! Л.Лерон. Танау яру Ис бик каты аңку, көчле тәэсир итү. Танауларны ярырлык тәмле, хуш бал исләре аңкый. М.Гафури. Танау ярып керү к. танау яру. Ишек төбеннән үк тәмле исләр танауны ярып керде. К.Кара



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә