ТАНА и. 1. 1) Ике яшен тутырган теше бозау. Зур өмет баглап саклап торган тананы салым өчен алып чыктылар. М.Галәү

2) Гомумән сыер, сыер малы. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс. Мәкаль

2. с. мәгъ. 1) Берне дә бозауламаган, яшь. Тана сыер җиленләгәндә белми, бозаулаганда белә. Мәкаль

2) Теше, инәк. Берсе үгез, икенчесе тана бозау... Р.Батулла. Иң гади авыл арифметикасы: ике сыерга ике бозау, узган елгы бер бозауны иткә суялар, бер тана бозау нәселгә калдырыла, киләсе елга бозылыбрак киткән сыерны суеп, әлеге башмакны савымга куялар. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә