ТАМЫРЧА и. 1) Вак тамыр. Гөлнең тамырчалары арткан

2) Күпьеллык үлән үсемлекләрнең бөреләр, өстәмә тамырлар, вак яфраклары булган, азык матдәләре туплау һәм вегетатив үрчү өчен хезмәт итә торган җир асты бәбәге; русчасы: корневище. Яфраклар тамырчадагы бөреләрдән үсеп чыга һәм җир өстендә ачыла. Биология. Бу үсемлек орлыкларыннан һәм вегетатив юл белән – тамырчаларыннан үрчи. Әлмәт таңнары

3) күч. Нәсел дәвамчысы; туган. Үз каны, үз тамырчасы икәнен белә торып баласыннан ваз кичкән адәмнәр күпме җир йөзендә? Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә