ТАМЫР-ТОМЫР җый. и. Һәртөрле үсемлек тамырлары. Селкенә алган карт-корыга, бала-чагага да эш табылды: алар көрәк, балталар ярдәмендә актарылып чыгарылган тамыр-томырны, агач черекләрен җыеп-чүпләп, янган учакка ташып тордылар. М.Хәсәнов. Утрауда чәйлек мәтрүшкә, гөлйөзем яфрагы, төрле тамыр-томыр кебекләр җитәрлек иде. Т.Нәбиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә