ТАМЫРЛЫ с. 1) Тамырлары булган; тамырлары күренеп торган. Тик Мәрхәмбикә, нәрсәдер сизенгәндәй, бер дә кабаланып тормый, таза тамырлы агач кебек, кыймылдамыйча утыра бирә. М.Хәсәнов

2) күч. Ышанычлы, дәлилле, нигезле. Ирония юкка, сэр, барысы да тамырлы, архивтан... Г.Каюмов

3) күч. Рәтле, төпле. Ары сугыла, бире бәрелә дә төпле, тамырлы бер эш майтара алмыйча үлеп тә китә --- [андый кеше]. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә