ТАМЫРЛАНУ ф. 1) Тамыр җибәреп туфракка, җиргә берегеп китү, үсә башлау (үсемлекләр тур.). Ике кат эшкәрткәч, чөгендер, ниһаять, чүп үләннәрен узып китте, каракучкыл яшел яфракларын җәеп, юан тамырланып ныгыды. Г.Якупова 2) күч. Берәр урынга озакка урнашып, шунда яшәү, төпләнү. Кайсы кыйтгага төпләнеп тамырланса да, безнең кавем бәрәкәтле яшәргә омтыла. Казан утлары 3) күч. Кайда да булса танылу, абруй казану. Яңа эштә тамырланып өлгерү 4) күч. Берәр күренеш таралу, киңәю. Шуңа күрә «кайтканнар» гына зур авылның төп тормыш көен әллә ни үзгәртә алмадылар, чөнки аның борынгыдан килгән гореф-гадәтләре нык тамырланган иде. З.Хөснияр. Ихтыяр көче үз-үзеңә һәм мөмкинлекләреңә ышанудан туа, ныгый, тамырлана. Р.Низамиев Тамырлана бару Торган саен ныграк тамырлану. Ләкин бер-берсе өстенә өелгән бу күп сораулар хатынның йөрәген җиңә алмады, ул үзенең күңелендә туган яңа ышанычы тагы ныграк тамырлана барган кебек сизенде. Г.Ибраһимов. Герой шагыйрь үлеменә күп еллар узса да, аның каһарманлыгы халык күңелендә ныграк тамырлана гына бара. Кызыл таң Тамырлана башлау Тамырланырга тотыну. Радиотыңлаучылар белән элемтәләрне ныгыту юнәлеше шулай ук нәкъ менә шул елларда тамырлана башлады. Җ.Дәрзаман. Феодаль торгынлыкка, самодержавиегә, крепостнойлык калдыкларына, туып килә торган капиталистик мөнәсәбәтләргә каршы юнәлдерелгән халыкчылык хәрәкәте Россия җирлегендә XIX йөзнең урталарында тамырлана башлый. Р.Ганиева Тамырлана килү Күптәннән бирле акрынлап тамырлану. Әдәби үсентеләр әнә шул рәвешле, күкрәп үсеп китәргә уңайлы шартлар булмау сәбәпле, халык рухы тирәнлекләреннән, аның өмет-хыялларыннан үзенә яшәү суты эзләп тамырлана килгән. М.Хәсәнов Тамырлана төшү Бераз тамырлану, тагын да ныграк тамырлану Тамырланып бару к. тамырлана бару. Бик тамырланып бара әле бу лейтенант кисәге. С.Рафиков Тамырланып бетү Тәмам тамырлану. Без инде, оланнар, авыл җиренә ияләшеп, тамырланып беткәнбез. Р.Низамиев Тамырланып җитү Тиешле дәрәҗәдә тамырлану. Кичә әле Мостафаны каплаган бу кара фикер тамырланып җитмәгән. Ф.Әмирхан Тамырланып килү Акрынлап тамырлану. Ул да булса, татар җирлегендә тамырланып килгән капиталистик мөнәсәбәтләрне кабул итмәү, авылларын ташлап, шәһәргә яллы хезмәткә килүче ирләрнең, аеруча хатын-кызларның, әхлаклары бозыла дип санау. Р.Ганиева. Үткәннән үк тамырланып килгән традицион татар прозасын, шигъриятен укучы өлкән буын әле дә исән ---. Казан утлары Тамырланып китү Тора-бара тамырлану; тагын да ныграк тамырлану. Я, аның дым эчкән туфрак шикелле сагыш белән тулы йөрәгенә нинди генә орлык төшсә дә, ул тиз генә тамырланып китмәс идемени? Ә.Еники. Төпләнеп, тамырланып китсәгез, Күкчәтау авыл хуҗалыгы институтына керерсез. А.Хәлим Тамырланып тору Әле, хәзерге вакытта тамырлану. Агач дигәч, мин эшче кешенең – эшсөяр кешенең – тамырланып торган кулларын күз алдына китерәм! А.Гыйләҗев |