ТАМЫРДАШ с. 1. 1) Бер тамырдан үсеп чыккан. Тамырдаш куаклар

2) Бер милләткә, ыруга, нәселгә караган, туган. Әхсән туган, тамырдаш ла син! Казан утлары

3) лингв. Бер тамырдан ясалган. Шуны да әйтми булмый: тышкы охшашлык яисә мәгънә бәйләнеше ягыннан килеп, теләсә нинди ике сүзне бердәй дип яки тамырдаш дип карау һич кенә дә ярамый. Р.Әхмәтьянов

4) мат. Бердәй тамырга ия булган. Ике тигезләмәнең тамырлары бер төрле булса, алар тамырдаш тигезләмәләр дип аталалар. Алгебра

5) күч. Бер дәрәҗәдәге, бер үк төрле бәяләнә торган. Ялган – явызлык белән тамырдаш. Н.Гыйматдинова

2. и. мәгъ. Кавемдәш, ырудаш, милләттәш. Тотыш би үзе, иле-көне, ырудашлары, тамырдашлары Болгар ханнарының якыны, ышанычлы таянычы булсын, мине дошманнардан көч белән, байлык белән якласын ---. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә