ТАМЫР и. 1. 1) Үсемлекнең туфрактан су, минераль матдәләр суыра торган, җир астына урнашкан өлеше. Урманда, болыннарда хәзер яфрак, яшь үрентеләр, сутлы кайры, ашарга ярарлык үлән тамырлары, суда балык бар, һич югы бака бар; кырда чыпчык, карга, күгәрчен, чәүкәсе бар. М.Галәү. Әти, кара әле, суганны тамырлары белән саталар. Р.Миңнуллин 2) Үсемлекләрнең тамырларын кайнатып, төнәтеп ясалган сыек дару. Ичмаса ясаган тамыр әрәмгә китмәсен, кемгә булса да икенче бер кешегә бирермен. Г.Камал. Гөлҗиһан әби миңа үлән тамыры бирде, менә, шуны эчкәч, иртә уяндым... А.Гыймадиев 3) Кайбер әгъзаларның тәнгә кереп үскән өлеше. Аңа теш тамырыннан инфекция кергән. М.Маликова. Мәрьямбануның чәч тамырларыннан алып аяк бармакларына кадәр яшен уты үтеп киткәндәй булды. Ф.Бәйрәмова 4) Кеше һәм хайваннар организмындагы кан йөрү каналлары. Биктаһир зәңгәр тамырлары бүртеп чыккан ябык, соры кулын яшь чыгып торган күзләре өстенә куеп, ниндидер шыгырдавык тавыш белән сорады. И.Гази. Алар кулында ниләр татыганын Азат җәелеп сөйләмәде, бу вакытта аның агарынган яңакларында каты төерләр йөргәнне, бүрткән чигә тамырлары ничек типкәнне күреп, мин дә артык сорашасы итмәдем. А.Тимергалин 5) Сеңер. Карт, исерек вакытта тимер аршын белән сугып, Хәлимәнең җилкә тамырын өзгән. Ш.Камал. Идән юу, кер уу, бер карасаң, авыр эш тә түгел, әмма Рөстәм шыбыр тиргә батты, йөрәге дарслап типте, муен тамырлары тартышып-тартышып куйды. М.Кәбиров 6) лингв. Сүзнең реаль мәгънәгә ия булган иң кечкенә кисәге; сүзнең этимологик нигезе. Татар телендә һәрбер тамыр аерым сүз була ала һәм конкрет сүз төркеменә карый… Д.Тумашева. Г.Алпаровның «Татар теленең имля сүзлеге» (Казан, 1927) «эш» тамыры кергән байтак кына сүзләрне туплаган. А.Тимергалин 7) мат. Билгеле бер дәрәҗәдә кыйммәте күрсәтелгән, үзен хисаплап табарга кирәк булган сан. 16 ның дүртенче дәрәҗә тамыры – 2. Математика 8) мат. Тигезләмәнең чишелеш нәтиҗәсе. Тигезләмәне чишү – аның барлык тамырларын табу яки аның тамырлары юк икәнне исбатлау ул. Алгебра 9) күч. Минераль токымнарның тармак-тармак булып формалашкан ятмасы. Ташта --- бармак юанлыгы алтын тамырлары күренеп торалар иде. М.Гафури 10) күч. Кабель эчендәге бер-берсеннән изоляцияләнгән үткәргеч чыбыкларның һәрберсе. Кабель җиде тамырлы бакыр чыбыктан тора 11) күч. Берәр вакыйганың, иҗтимагый күренешнең тирән сәбәпләре, бәйләнешләре. «Таулар»да корткычлар зур бер коллективка каршы көрәш алып баралар, һәм әсәрдә бу көрәшнең тарихи тамырлары да пролог рәвешендә күрсәтелеп бирелгән. Г.Нигъмәти 12) күч. Берәр нәрсәнең беренчел яралгысы, билгеләре, башлангычы. Адәм җанында менә шулай мин-минлек тамырларын шактый тирән җибәреп, чәчәкләр атып утыручан бит ул. Ф.Яхин 13) күч. Кешенең ата-бабасы, чыгышы, нәсел-ыруы. Ялчылар белән минем арага кереп, нәселнең йөзенә кара ягып килгән кыз, бүген бер көтүчегә төшәчәк таякны да үзенә йөкләп, ак нәселнең тамырын черетте. М.Фәйзи. Нәселебезне, җир-суларыбызны, тамырыбызны оныттырмый торган изге җыр бу... А.Тимергалин 14) күч. Туган-тумача, кардәш-ыру, нәсел-нәсәп. Сөйлә, укучыларым, дусларым, Тамырларым минем исәнме? Ф.Бурнаш 15) күч. Кеше характерының көтмәгәндә-уйламаганда ачыла торган бер сыйфаты. Шапырынма, иптәш Дубровский, Сафаровның бүген шаяру тамырлары кузгалган. Ш.Камал 16) күч. Нигез, башлангыч; асыл. Бөтен дөньядагы телләр өч тамырга кайтып кала вә шуңа күрә башлап өчкә бүленәләр. Җ.Вәлиди. Ачу килү – көнчелекнең тамыры ул, дигән имам Газали. Ф.Яхин. Дөньяда бөтен нәрсәнең тамыры бар. Ф.Яруллин 2. с. мәгъ. 1) Төп, үзәк. Бу чишмәләр үзләренең көчен әлеге үзәк, тамыр чишмәгә биреп тора кебек... Г.Гыйльманов 2) лингв. Реаль мәгънәгә ия булган, кушымчалардан башка булган (сүзнең төп өлеше тур). Сүзнең ясалма булуы тамыр сүзгә каршы куелып билгеләнә… Д.Тумашева. Чыннан да, әйтик, төрек теле төрки телләр арасында иң күп таралганы булса да, ул гомумтөрки типтан ераграк тора, ә татар телендә тугандаш телләр белән уртак тамыр сүзләр проценты күбрәк. А.Тимергалин ◊ Тамыр җәю Ныклап урнашу, таралу, көчәю. Элек ул теория бик тирән тамыр җәйгән иде. А.Алиш. Карт-корылар үзләренең туган нигезләрен сагынып кире әйләнеп кайтмаслык дөньяга юл тоттылар. Бары тик берничә гаилә генә Ташлыярда тамыр җәйде. Ф.Яруллин. Тамыр җибәрү Төпләнеп калу, урнашу; таралу. --- Аллаһ тыйган тагы бер гамәл бик тирән тамыр җибәргән: ул – ришвәтчелек, ягъни взятка алу һәм бирү. Ф.Бәйрәмова. Кызык, алар бирегә – кояш баешына – каян килгәннәр дә ничек шушында төпләнгәннәр, тамыр җибәргәннәр икән? А.Тимергалин. Тамырларга таралу Исерткеч эчемлекләр яки берәр бик кайнар азык, эчемлек көчле тәэсир итү. Мәгәр карт озак көттермәде, кымызның куәте тамырларга таралып, канны бераз кайната башлау белән, үзе серне ачты: – Атаң мәрхүм белән якын дус идек... Кызым Чулпан исән торса, киявем булачак идең; шулай булса да, мин бу җәйләүгә кунак булып килмәдем, – диде. Г.Ибраһимов. Тамыры белән йолку Тулысынча юк итү; бөтенләй оныттыру Менә ни өчен безгә Аллага табынуны җимерергә, --- аллачылык һәм рухилык принцибын тамыры белән йолкып алырга һәм аны арифметик исәп-хисаплар, материаль ихтыяҗлар белән алыштырырга кирәк. М.Кәбиров. Тамыры кору Юкка чыгу, бетү, таркалу. Тамырың корымаса, барыбер күтәрелеп чыгасың. Ф.Яхин. Казан-йорт та шул хәлдә, чөнки аңа нигез салган Олуг Мөхәммәд нәселенең тамыры корыды. М.Әмирханов. Тамырына балта чабу Берәр нәрсәгә зур зыян китерү, төптән җимерү, юк итү, үсешен туктату. Син каныма, мигә, геннарыма Моңлы аваз итеп кертелгән. Тамырларга балта чабылса да, Өзелмичә калган җепләр без. Г.Сабирова. Икенчедән, сез совет властеның тамырына балта чабуда гаепләнәсез. З.Мурсиев. Тамырына су сибү Читтән торып бик зур ярдәм итү. Тамырына су сиптеләрмени Бик тиз үсеп китү, алга китү турында. Олы башлы, тәбәнәк кенә малай булып йөрде-йөрде дә, тамырына су сиптеләрмени, соңгы ике елда Җәүдәт бик нык калкынып китте, берсендә тугыз, икенчесендә унбер сантиметрга күтәрелде. А.Гыйләҗев. Тамырына су сипкән кебек к. тамырына су сиптеләрмени. Тамырын йолку к. тамырын корыту. Тамырын корыту Нәселен, чыганагын, башлангычын бетерү. Күңелләрендә дөреслек, намус хисен йөрткән кешеләрнең авылда күптән тамырлары корытылганлыгын әлегә һаман да белми яши. Ф.Яхин. Тамыры тибү Җанланып китү, үсеш алу |