ТАМЫЗУ ф. 1) Бер тамчы төшерү яки тамчылап, аз-азлап кына салу, агызу. Агач ботаклары артыннан беребез сәхнә идәненә кызыл кара тамыза. М.Мәһдиев. Көн саен иртә-кич менә шушы рецепт белән алган даруны тамызырсыз… А.Тимергалин

2) күч. Бераз исерткеч эчемлек эчү. Ыһы, мин әйтәм, коньякны ярыйсы тамызган ахры бу. Ф.Яруллин. Ир-ат та тимердән түгел, түзми: тамызып кайтырга өйрәнә. Д.Алмазова

3) күч. Беркадәр ришвәт я әҗер бирү. Һәм чыннан да, әгәр икесе дә йөзәр сум тамызган булмасалар, чынлап та кеше арасына исемнәрен чыгарачак идем, ярый әле бүген котылдылар. Г.Камал. Кул куйган саен өч йөз сумны тамызсалар, мин имзамны, беләсеңме, кайларга куяр идем! А.Гыйләҗев

4) күч. Бераз гына, аз күләмдә өлеш чыгару, бирү. Ходай Тәгалә икесенең берсенә, бәлки, талант орлыгы тамызгандыр. Н.Әхмәдиев. Кыскасы, безнең бюджет мәгърифәткә, аеруча әдәбиятка, сәнгатькә һәм фәнгә дигән акчаны бармаклары арасыннан кысып кына тамыза. Ә.Еники. Бигрәк тә тормыш үзенең барча нигъмәт-ганимәтләрен берәүләргә йөк-йөк бирә, ә икенчеләргә тамчы да тамызмый. Х.Камалов

5) күч. гади с. Кешегә яки башка берәр җан иясенә бик каты сугу. Аю-аю егерме егетнең һәркайсына Усман урядник үзе камчы белән икешәр тапкыр тамызды. А.Шамов. Хатыны утыруга, колхозлашканчы үзләренеке булган кашка айгырга Гыймади чыбыркы белән тамызды. Н.Әхмәдиев

6) күч. Әләкләү, сүз җиткерү

7) күч. Берәр кешегә ниндидер фикерне әйтеп кую, белгертү; үз фикерен үткәрү өчен гел әйтеп тору

Тамыза бару Билгеле бер вакыт дәвамында эзлекле рәвештә тамызу

Тамыза башлау Тамызырга тотыну. Сестра наркоз сыекчасын яралының борын турына марляга тамыза башлады. Х.Камалов. «Юбилейларны үткәрү – бик файдалы һәм кирәкле шәйдер»леге турында әкрен-әкрен генә фикерләреңне сыек милеләргә тамыза башлыйсың. М.Галиев

Тамыза тору Һаман тамызу. Шулай тамыза торгач, котырта торгач, бер елны бу, әйтелгәнчә, мине алып, үзенең Янтыгына кайтып киткән. Н.Фәттах. Авыр сынау мизгелләрендә дә мәңгелек тереклектә өзеклек була алмый, хәят, берни белән санашмыйча, үз кануннарын куа, дөньяга көрәшчеләрнең дәвамчыларын китереп, кендек каннарын җиргә тамыза тора. Т.Галиуллин

Тамыза төшү Бераз тамызу; тагын да күбрәк тамызу

Тамызып алу Тиз генә тамызу; аз гына тамызу. Ул пәһлеван ирләрдәй калын тавыш белән командирларча кискен итеп сөйләшә, кызып киткән чакларында каршы әйкәннәргә чыбыркысы белән тамызып алырга да күп сорамый, имеш. М.Маликова. Кеше күрмәгәндә, завхоз абый бер-ике тапкыр җилкә тамырына тамызып та алды әле. И.Диндаров

Тамызып бетерү Күп итеп тамызу; кирәкле кадәр тамызу

Тамызып җибәрү Кинәт тамызу; нәрсәдер өстенә өстәмә рәвештә тамызу. --- өч-дүрт тамчы гына маен тамызып җибәрсәк, бер километр түбәндә йөзгән балык та аның тәмен тоеп, кормушка төбенә атыла. Казан утлары

Тамызып йөрү к. тамызып тору. Ә Каюм Салахович, заемны киметү өчен, мәзингә садака тамызып йөри. Т.Нурмөхәммәтов

Тамызып кую Алдан тамызу. Җае чыкканда ялагайларга шәбрәк тә тамызып куя ул. Ф.Яруллин. Чәй эчкән чәшкесенә бер-ике тамчы сихерле су тамызып куйса, ләхәүлә. К.Кара

Тамызып тору Әледән-әле яки берөзлексез тамызу; хәзер тамызу. Хәзергә күзеңә «Смирнов тамчылары» тамызып тор. Ф.Хуҗин. Ә «җан сакчысы» үзенең нечкә көпшәләреннән Бибисага берөзлексез ниндидер дарулар тамызып тора. Казан утлары

Тамызып утыру сөйл. к. тамызып тору. Мәңге яшел наратлар еллар буе хуш ис бөркиләр, бал-сагыз тамызып утыралар. Р.Баттал

Тамызып чыгу Барысына да тамызу. Ашый башлаганчы, Дәүләтгәрәй абзый, иелеп, өстәл астыннан бер шешә ак аракы алды да башта үз рюмкасына салды, аннан соң яшьләр алдындагы рюмкаларга тамызып чыкты. Н.Фәттах. Иртән торгач, урын җыю, мендәр атышу йоласы башлана һәм ул Фатих хәлфә, сакалсыз саргылт йөзен чалшайтып, тал чыбыгы белән шәкертләрнең аркасына чажылдатып тамызып чыкканчы дәвам итә. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә