ТАМЫЗГЫЧ и. 1) Сыеклыкның агым тизлеген чикләү, тамчылап салу өчен, бер очында тишеге булган көпшәсыман җайланма; пипетка. Бала имезүче хатыннарның имчәк башы ярылган очракта, 4 –5 көн дәвамында тамызгычтан берничә тамчы каланхоэ сыгынтысын тамызалар. Ватаным Татарстан. Аңа марганцовка, тамызгыч (пипетка), марля, термометр һәм башка кирәкле әйберләр керә. Авыл офыклары

2) Авыруларны дәвалауда даруларны кан тамырлары аша организмга тамчылап кертү өчен махсус җайланма; система; русчасы: капельница. Кызны әлегә тамызгыч (капельница) аша тукландыргыч эремә белән туендырып торалар. Ватаным Татарстан. Ул баш тарткан очракта, дәва организмга инъекцияләр яки тамызгыч аша кертелә. Туган як



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә