ТАМЧЫ’-ТАМЧЫ рәв. 1. Бер-бер артлы тамган тамчылар рәвешендә. Өстәлләрдә шәмнәр яна. Тамчы-тамчы май тама. Җыр. Ак чыршының җептән юнылган ботак урыннарыннан, тамчы-тамчы булып, сары бал төсле пешек сытылып чыккан. Н.Фәттах

2. с. мәгъ. 1) Бик күп тамчылар рәвешендә булган. Ян яктан үрелгән чикләвек читәне башына җитәр-җитмәс төштә, аның түбәннән күтәрелүен шәйләп, матур, мул йөзен тамчы-тамчы тир баскан ире Котдус көтеп торган икән. Ә.Гаффар

2) Бер-бер артлы төшкән тамчылардай. Тамчы-тамчы сагыш яше Күздән түгел, җаннан тама. И.Иксанова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә