ТАМЧЫЛЫ с. 1) Тамчысы булган; тамчылап төшкән. Куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. Г.Ибраһимов. Сездә ничек, бездә бүген Тамчылы яз балкышы. Ә.Низамова 2) Тамчыга охшаш, тамчы формасындагы. Кызым! Гөлләр таныйсыңмы? Тамчылысы – тамчы гөл! Фикус, яран, миләүшәне Истә калдыру җиңел. Ф.Мәрдәнова |