ТАМЧЫЛА’У ф. 1) Тамчы-тамчы булып төшү. Инде хәзер сырма итәкләреннән, җиң очларыннан туктаусыз су тамчылый. Г.Галиев. Әз генә вак яңгыр тамчылый. Х.Камалов 2) күч. Тамчыга охшап күренү. Кып-кызыл җиләкләр тамам-тамам дип тамчылап тора. И.Салахов Тамчылап алу Бераз тамчылау. Шунда кыйшайган авызлы, селәгәйләре агып төшеп, идәнгә тамчылап алган берәү, почмакка сеңгән Кәримәне яклап, теге җәмкидәй кулларын сузып, гаҗизләгән кешеләрне читкә тибәрде, арысландай сугышырга теләп, аларга ташланып-ташланып куярдай сыман ыжгырынды. Ф.Яхин Тамчылап тору Даими яки әледән-әле тамчылау; әле, хәзер тамчылау. Тамчылап торган салкын су астында токымны бораулап, штрекның түбәсен агач белән ныгытып, терәү салып куя. Д.Каюмова Тамчылап утыру сөйл. к. тамчылап тору. Аның өстенә инде тузан куптарып җилләр искән, ул кар инде тыгызланган, ямьсезләнгән, көн-төн саркып, тамчылап утыра – бер кызыгы да юк. М.Мәһдиев Тамчылый башлау Тамчыларга тотыну. Пеләшенә яңгыр тамчылый башлагач кына, Муссолини торышын ташлап, өенә таба атлады [директор]. Р.Газиз. Күзләреннән аккан кайнар яшьләре борын очыннан ук тамчылый башлаган иде ---. Ф.Яхин Тамчылый бирү Бернигә карамый тамчылау. Шулкадәр дә туфрак дымлы һәм җылы булгандыр инде, агач яфракларының очларыннан да су күз яшьләре кебек тамчылый бирде. Ф.Яхин |