ТАМЧЫЛАП рәв. 1) Тамчы-тамчы булып, тамчылар рәвешендә. Ул битенә, муеннарына кадәр тамчылап шыткан тирләрен сөртеп алды. А.Хәлим

2) Тамчы-тамчы итеп, тамчылар белән үлчәп. --- Аны юатыр, тынычландырыр өчен, тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар. Ә.Еники

3) күч. Аз-азлап, бөртекләп. Син баш ватарга, сер белән очрашу ләззәтен тамчылап татырга җыенган буласың, ә монда... А.Тимергалин. Тормыштан алган тәэсирләрне, тамчылап җыелган яисә кинәт килгән фикерләрне кем беләндер уртаклашасы килә икән, бу бик табигый. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә