ТАМЧЫГӨЛ и. к. тамчылы гөл . Тәрәзә төбендәге исле гөлләр, кыналар, тамчыгөлләр арасыннан өй эченә кереп, кичке чәен эчеп утыручы әбиләр колагын да рәхәтләндереп уза [ул]. Г.Бәширов. Вилдан кулларын чалбар кесәсенә тыккан хәлдә түргә атлады, тәрәзә төбендә чәчәк атып утыручы тамчыгөлне иснәгәндәй итте дә тавышсыз адымнар белән кабат Әнвәрәнең каршына ук килеп басты. Ф.Садриев |