ТАМЧЫ и. 1. 1) Сыек массадан аерылып төшкән яки атмосферада оешкан кечкенә генә шар формасындагы аерым өлеш. Иртәнге чык тамчыларын эчеп, болынның хуш исләрен сулап, якты кояш җылыларында иркәләнеп пешкән шул ул, җанкаем! Г.Бәширов. Ананың күзләрендә көмеш яшь тамчылары җемелди иде. А.Хәлим 2) Бик аз микъдарда сыеклык үлчәү берәмлеге. Бер тамчы керосин, бер тамчы нефть әрәм ителмәс. И.Гази. Аның күзләре авырта, һәм ул ике күзенә ике төрле дарудан тамчылар тамыза иде. М.Мәһдиев 3) күч. Алка яки башка бизәнү әйберенең тамчы (1 мәгъ.) формасында салынып торган бизәге. Алтын алкалар колакта. Тамчылары көмешле. Җыр 4) күч. Зур массаның кечкенәрәк өлеше. Алай-болай шушы язганым аның игътибарына барып җитсә һәм бер генә миллиард доллар (аның өчен тулы чиләктән бер тамчы бит инде ул) китереп бирсә дә, Фәнзаман абыегызның йөрәге ярылуы ихтимал. Ф.Баттал. Халык – күл ул, ә күл тамчылардан тора, корымасын өчен, һәр тамчысы кирәк, һәр тере тамчысы кадерле. Ә.Әминев 2. с. мәгъ. Бик аз булган, аз күләмдәге. Аның яшь йөрәге хәтта әтисенә дә тамчы гаделсезлекне гафу итәргә теләми иде. М.Маликова. Тамчы яңгырның айлар буе төшкәне юк. Р.Рахман ◊ Тамчы бөртек Аз, бик аз гына. Бүген дин юлыннан китүемә тамчы бөртек тә үкенмим. Ватаным Татарстан. Тамчы да Аз гына да; бер дә, бөтенләй. Кызымны хастаханәдә калдырып чыктым. Аны ташлап киткәндә, йөрәгем ничек түздеме? Тамчы да борчылмадым. Ватаным Татарстан |