ТАМУ ф. 1) Тамчы булып яки тамчы-тамчы булып төшү. Фәкать краннардан берәм-берәм тамган тамчыларның тавышлары гына бу тынлыкка үзенә бертөрле эчпошыргыч хәят бирә иде. Ф.Әмирхан. Шундый тын, хәтта миләш бөреләренә эленгән яңгыр тамчыларының күз яшедәй җиргә тамуына хәтле ишетелә. Г.Бәширов 2) Тамчылап яки акрын гына агып төшү. Бал тамган телдән агу да тамар. Мәкаль 3) күч. Өзелеп төшү; атылу. Тып итеп, башына бер алма «тамды». Н.Гыйматдинова. Төне буе, Төне буе йолдыз тамды. Соңгы күзәнәккә хәтле Яндым менә. Л.Зөлкарнәй 4) күч. шигъ. Чәчелү, сибелү, бөркелү. Таң нурлары тамды бу кырларга, Мин алардан серләр эзләдем. Р.Әхмәтҗанов. Каен тәлгәшеннән моңнар тамып Сагыш басса, яшьләр түкмә әле! М.Шиһапов 5) күч. Материаль байлык, файда керү, кемнән дә булса өлеш чыгу, ярдәм тию. Уң яктан сиңа тама, Сул яктан сиңа керә. Бераз гына керми торса, Йөрәк шартлар чиккә җитә. А.Гадел. Гомерем буе язып, миңа бит, ниһаять, нәрсә дә булса тамарга тиештер. З.Хәким Тама башлау Тамарга тотыну. Мөселман яугиренең күзләренә маңгаеннан аккан тир тамчылары тама башлагач, җәллад драгун мәкерле рәвештә әүвәл аның кулсыз иңбашына кылыч кадады, аннары, яман кизәнеп, муенына чапты. В.Имамов. Шул хакта уйлап кына өлгергән, кызның күзләреннән яшь бөртекләре тама да башлаган. Г.Гыйльманов Тама төшү Күбрәк, ешрак таму; бераз таму. Димәк, авылларыбызның көндәлек тормышын кайгыртучы, аларның мең дә бер төрле мәшәкатьләрен хәл итүче авыл җирлекләре бюджетына керем тама төшәр иде. Әлки хәбәрләре Тамып алу Бераз вакыт таму Тамып бару Даими таму. Берәрсенең дәүләт казнасына салымнары тамып бармаса, субсидия тәтемәячәк. Безнең гәҗит Тамып бетү Тулысынча таму; тамудан туктау. Капельницадагы дару тамып бетсен дә, мин сиңа урамны күрсәтермен. З.Кадыйрова. Күңел тула, тик агасы күз яшьләрем узган төндә бары да берьюлы тамып беткән, ахры. Безнең гәҗит Тамып китү Кинәт тамарга тотыну. Күзләреннән яшьләр тамып китә бу хатынның Тамып кую Бер генә мәртәбә яки бик аз гына таму. Анда инде башкасы да тамып куячак. Н.Фәттах. Яңа гына явып үткән яңгырдан үләннәр юеш иде, җылы пар күтәрелеп, күңелләрне иркәли, агач яфракларыннан төшеп өлгермәгән яңгыр тамчылары сирәк кенә тамып куя. Д.Каюмова Тамып тору Берөзлексез яки әледән-әле таму; әле, хәзерге вакытта таму. Шунда патша каршында үсеп утырган агачны күргән, ә агачтан майга охшашлы су тамып тора икән. Әкият. Күлмәкләр тәнгә сылашкан, ыштан балакларыннан тамчылар тамып тора. Г.Бәширов Тамып утыру сөйл. к. тамып тору. Адәмчә генә сөйләшеп, моңаешып, хәтта күз яшең тамып утырган чакта да шыркылдап, бот чабып көлергә мәҗбүр итә бит бу хәерсез үзенең тузга язмаган сүзләре белән. Ф.Баттал. Су тамчысы да бит, акрын гына тамып утырса да, үзенекен эшли: ахыр чиктә барыбер ташны тишә. Татарстан яшьләре Тамып яту сөйл. к. тамып тору. Ә менә дигән бинаны кешечә саклый, куллана алмыйсыз: башыгызга су тамып ята. Яңарыш |