ТАМТАМ и. һинд 1) Көньяк-көнчыгыш Азиядә таралган тимер бәрмә уен коралы, гонгның бер төре. Ул менә без – ударниклар. Тамтамнар да чаң-чаңнар. Шулай булгач, хөрмәт – безгә: Оркестрның көче бездә. Җ.Фәйзи 2) Африкада таралган, күн урынына агач куелган барабан төре |