ТАМПОНАЖ и. фр. махс. Тау эшендә, гидротехник төзелештә, бораулау cкважиналарында токымнар арасындагы бушлыкларны цемент, балчык, битум белән тутыру алымы. Элек автоколонна транспорты буровойлар өчен измә әзерләп, аны ташу белән шөгыльләнсә, хәзер исә өстәмә рәвештә тампонаж эшен дә үзләштердек. Маяк. Октябрьский техникумын тәмамлаганнан соң, 20 яшьлек егет хезмәт эшчәнлеген «Әлмәтбурнефть» трестының тампонаж конторасында машинист булып башлый. Байрак |