ТАМПОН и. фр. 1) мед. Кан туктату, эрен чыгару яки корыту өчен, ярага, куышлыкка куела торган зарарсызландырылган мамык яки марля кисәге. Ә менә ефәк тукымадагы тапны аракылы тампон белән эшкәртәләр. Ватаным Татарстан. Борынга суган яки алоэ согында чылатылган тампон куеп тору да иркенләп суларга һәм авызны ябып йокларга мөмкинлек бирә. Мәдәни җомга 2) тех. Сыеклык яки газ ага торган берәр куыш нәрсәнең авызын томалау чарасы. Нефтьүткәргечкә тампон кую. Туп көпшәсен тампон белән томалау |