ТАМО’ЖНЯ и. рус Чит илдән кертелә яки чыгарыла торган товарларны тикшерү һәм махсус пошлина алу учреждениесе; тамгаханә. Итальян пароходына яшерен төстә утырып Кырымнан Бакуга китүләр, инглиз яугирләре тентүе, таможня, төрле юл маҗаралары хакында ул сәгатьләр буе сөйли торган иде. Р.Әмирхан. Яңа көн – яңа хәбәр. Озакламый Татарстан таможнясында кинологлар хезмәте эшли башлаячак. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә