ТАМГАЧЫ и. 1) Тамга салучы. Хан идарәсендә сәркатипләр (секретарьлар), хисапчылар, күчереп язучылар, тамгачылар (мөһер сугучылар) эшләгән. Татарстан тарихыннан хикәяләр

2) Тамгаханә хезмәткәре, таможнячы. Күпер төбендәге ул таш йортта гадәттә төнге кизүләр, күпер сакчылары, тамгачылар була. Н.Фәттах. Ошбу таләпләрне барча әмирләр, хакимнәр, сәедләр, казыйлар, вәкаләтле адәмнәр, түрәләр, төбәк башлыклары, сакчылар, тамгачылар колакларына киртләсеннәр. М.Әмирханов

3) тар. Салым җыючы. Тамгачийан (тамгачылар) – «тамга» дигән бер төркем салымнарны җыючы түрәләр булса кирәк. Гасырлар авазы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә