ТАМГА’ МАЛЫ и. иск. 1) Чит дәүләттән рөхсәт белән кергәнлеген белдереп, тамга сугылган товар

2) Читтән товар кертү яки чыгару өчен, хөкүмәткә түләнә торган акча яки товар. Гаскәрләрнең башлыклары --- тамга басып, икенче мәртәбә, Болгарга җиткәнче, тамга малы алмаска, дип язу биреп, китәргә рөхсәт иттеләр. Г.Гобәйдуллин. --- Төркестан, Бохара, Хива кәрваннары – барысы да алар аша үтә, чин, гарәп маллары да шунда керә, бөтенесе өчен тамга малын татарлар ала! Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә