ТАМГАЛЫ с. 1) Тамга төшерелгән, тамгасы булган, тамга белән билгеләнгән. Ул әтидән бармак озынлыгы, урталай ярылган тамгалы сөян кисәген ала да шуның киндер башына тагылган икенче яртысын эзләргә тотына. Г.Бәширов. Соңгы олаучының кайтуын ул койма өстендә көтеп торды, хан теркәүчеләре биргән тамгалы язуны күздән кичерде. Н. Фәттах 2) Нурланыш туплаган, радиоактив. Нурланыш туплаган атомнарны фәндә тамгалы атомнар дип атыйлар. Татарстан яшьләре |