ТАМГАЛА’У ф. 1) Тамга салу, тамга төшерү; тамгалы итү. Барысын да дөрес тамгалаган бит, каһәр! Ф.Баттал

2) Имзалау, имза яки мөһер белән раслау. Үрдә утыручыларның кайсыберләре: «Патшага прошение бирергә барганын становой белсә, тагын бер унбиш таяк өстәтер иде моңар», – дип уйласалар да, ул турыда сүз кузгатучы булмады. «Тамгалау» эше карыйдан соң вакытлыча туктатылды. М.Галәү. Ибраһим, Искәндәрне сарай бакчасына көйләнгән дарга чыгарып асарга, дигән фәрманны тамгалады. В.Имамов

3) мат. Билге кую. Санау системасы – саннарны тамгалау ысулы һәм саннар өстендә башкарыла торган гамәлләр кагыйдәләре ул. Г.Мөхәрләмова

4) күч. Авыр тәэсир итү, күңелдә яра калдыру. Тамгалады безне җил-давыллар, әвәләде бераз, билгеле. Х.Туфан

5) Ямьсез эз, тап калдыру

6) күч. Тискәре бәя бирү. Дөрес, ул дәверемне, «тоташ бәхетсезлек чоры» дип тамгалап, сызып ыргытырга җыенмыйм. И.Гыйләҗев. Ахмак (начар) кешеләрне исән чагында таяк белән шуның өчен кыйнарга кирәк, чөнки, үлгәчтен, янә тагы бер кат хурлап, мыскыл белән тамгалап, җәзалап булмый. М.Мәһдиев

Тамгалап алу Тиз генә тамгалау

Тамгалап бару Эзлекле рәвештә тамгалау. Аның каләменнән төшкән башлам яисә соңгы сүздә фикерләү киңлеге, әдәбиятка хуҗаларча карап, аның көчләрен барлап, юнәлеш биреп, киләчәк үсеш юлларын тамгалап баруы искитмәле. Т.Галиуллин. Шулай ук командировка, сәяхәт вакытында куна кергән йорт хуҗаларының йөз-кыяфәтен тасвирлап, аларга булган беренче тәэсирләрен дә көндәлегенә тамгалап бара. Л.Гарипова

Тамгалап бетерү Булган берсен тамгалау. Булгач булсын инде, бер тотынгач, барысын да ачыклап, тамгалап бетерик. Ф.Баттал

Тамгалап килү Күптәннән үк эзлекле рәвештә тамгалау. Без ничә дистә ел буе яхшы белән яманны берьяклы идеологик мөһер белән ансат кына тамгалап килдек. Т.Әйди

Тамгалап кую Алдан тамгалау; шушы вакытта, әйтелгән вакытта тамгалау. Сираҗетдин Кәримовны да тамгалап куй әле. Ф.Бурнаш. Акча аның кесәсенә керү белән, кинәт оперативниклар пәйда була һәм Роспотребнадзор вәкиленнән үзләре үк тамгалап куйган меңлекләрне тартып чыгара. Безнең гәҗит

Тамгалап тору Даими яки әледән-әле тамгалау; әле, хәзер тамгалау

Тамгалап чыгу Рәттән барысын да тамгалау. Әтәчләреңне – бер төс, тавыкларыңны башка төс белән тамгалап чыгу өчен... Ф.Баттал. Бу телләрдә «арыш анасы», татарчадагы шикелле үк, арышта була торган көрән гөмбәчекне дә белдерә, чөнки шундый гөмбәчекләр белән арыш анасы үзенә дип калдырган башакларны тамгалап чыга дип уйлаганнар. Р.Әхмәтьянов

Тамгалый бару Бер-бер артлы тамгалау

Тамгалый башлау Тамгаларга тотыну. Эш шунда ки, күмәк хуҗалыклардагы күпсанлы малкайларны, буташтырмас өчен, тугач ук тамгалый башлыйлар. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә