ТАМГАЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. тамгалау . Мәсәлән, шул ук торакны (элеккеге «Франция» номерларын): аның иләмсез биек түшәмле, ун-унике кеше сыярлык зур бүлмәсен, бүлмә уртасында кара белән буялып, пычак белән тамгаланган озын, шәрә өстәлен, бакыр чәйнеген, калай кружкаларын, ниһаять, тар, шыгырдавык тимер караватын… Ә.Еники. Дошманның зенитка батареялары урнашкан урыннар аерым билге белән тамгалана, аэродромнары боҗрага алына, аларны ничек тә әйләнеп узарга тырышалар. Ф.Хуҗин

2) Берәр нәрсәгә буялып яки бәрелеп һ.б.ш. юл белән билге, эз ясалу. Забойда озак эшләгән шахтёрлар җир астыннан шулай тамгаланып чыгалар. Г.Гали

3) Махсус тамга, билге аркылы белдерелү. Башкаларның билгеләре икеле дә өчле булса, бер минеке генә дүртле бәясе белән тамгаланган иде. Ә.Рәшит. Тигезләмәнең хәрефләр белән тамгаланган берничә билгесезне эченә алуы мөмкин. Алгебра

Тамгаланып бару Рәттән, даими тамгалану. Бу күрсәткечләрнең һәркайсы тамгаланып барып, соңыннан нәтиҗә ясалачак. Укучының белеме яхшырганмы, юкмы – шуннан барысы да беленәчәк. Ватаным Татарстан

Тамгаланып бетү Булган бер җире тамгалану

Тамгаланып тору Даими яки әледән-әле тамгалану; әле, хәзер тамгалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә