ТАМГА и. 1) Сызып, киртләп, көйдереп һ.б.ш. ысуллар белән төшерелгән шартлы билге. Тамганы да бер сугуда салырга кирәк: тамга ачык, туры булып, бүрәнә башының өске кырыена, билгеле бер урынга төшсен. Г.Әпсәләмов. Хет рубльгә бер тамга сырла ---. И.Гыйләҗев

2) Имза функциясен үти торган берәр зат, ыру, кабиләнең шартлы билгесе. Кайсы да булса берсе, үрелеп, эшләпәдән хуҗалыкларның тамгалары салынган юкагач шобага ала. Г.Бәширов. Ул аптырады, йөдәде: ярый, бу таныш тамганың кай ыруныкы икәнен хәтерләмәү табигый, ә менә бер үк затлы капка тамганың өйрәнчек кул белән әвәләп ясалган җәбәхәер савытларда да, аксөяк нәсел батырының яу җәясендә дә булуы гайре табигый хәл сыман тоелды аңа. Р.Батулла

3) Имза. Ошбу протоколга мәҗлестәге членнар бар да, кул куеп, тамгаларын салдылар. Ш.Мөхәммәдев. Ишетүемә караганда, губернаторга керү өчен, Печән базарыннан Гайнетдин бай безгә каршы тамга җыеп йөри, ди. И.Юзеев

4) Аерым кешеләр, оешмалар тарафыннан җәмгыятьтә аларны, аларның эшләнмәләрен танып алу өчен кулланыла торган махсус сурәт, график билге, символ; логотип. Ул ясаган тотка, күгән, келә, кадак суыргыч һәм чүкечләрнең һәрберсендә останың үз тамгасы бар: «Г.Барый», ягъни Габдерахманов Барый. Р.Газиз. Минемчә, ул үзенең фирма тамгасын беренче тапкыр кулланырга җөрьәт иткәндер әле. А.Тимергалин

5) Мөһер, пичәт эзе

6) Мал-туарның, кош-кортның яшен, хуҗасын белгертү һ.б. өчен терлекнең берәр җиренә төшерелгән, буялган яки тагылган билге. Җуялмасын, тамга булсын өчен, кайсыбер әтәчләрнең дә тәпиләренә шундый чүпрәк тегеп куялар бит. Ф.Әмирхан

7) Шартлы мәгънә белдергән билге. Ярый әле, чатта светофор бар. Ярый әле, урам чатларында – Кисәтү һәм тыю тамгалары. Г.Морат

8) Билгеле бер мәгълүматны бирү өчен кулланыла торган график билге белдерү чарасы. Шуның хәрефләрен барлап чыккач, стенографик тамгаларын да беләм булып чыкты! Ф.Баттал. Тамгалары бер төрле булган ике санны кушу өчен, аларның абсолют зурлыкларын кушарга кирәк. Алгебра

9) Компьютер программаларында күрсәтелгән опцияләрнең, пунктларның берсе. Гадәттәгечә, инетта (яшьләр үзара интернет сүзен шулай кыскартып әйтә) утырганда, чираттагы берәү «дуслык сорады», «дуслашу» тамгасына бастым. Безнең гәҗит

10) тар. Салым төре. Тамгачийан (тамгачылар) – «тамга» дигән бер төркем салымнарны җыючы түрәләр булса кирәк. Тамга – гадәттә шәһәрләрдә сәүдә һәм һөнәрчелек шөгыльләреннән җыелган бер төркем салымнар. Гасырлар авазы

11) күч. Хайваннарда икенче төс белән аерылып торган җир, тимгел, тап. Мәченең койрык очында ак тамгасы бар. Әкият

12) күч. Эз, билге. Һич югында, җир өстендә бер-бер тамгам калыр... Сөләйман. Бөтен ил буенча «ликвидатор» исеме һәм мәңге бетмәс куркыныч атом тамгасы алган кешеләр сибелеп яши. Безнең гәҗит

13) күч. Халык теленә кергән атама, яманат һ.б.ш. Син дәҗҗал кылган явызлыклар, әшәкелекләр һәрчак безнең күңелләрне бимазалап торыр, нәсел-нәсәбеңә мәңгегә хурлык тамгасы булып тагылыр. Ф.Садриев. Димәк, мин гомерем буе шушы тамганы күтәреп йөрергә тиеш. А.Әхмәтгалиева

14) күч. Әйбернең билгеле бер үзенчәлеген күрсәткән язу. Инде чыгып барганда, Асия аңа «ашыгыч» дип тамга сугылган телеграмма сузды. В.Имамов. Инде шул чорның рухы һәм эш алымнарын чамалау өчен, «соң дәрәҗә яшерен» тамгасы куелган кайбер документларга сүз бирик. Р.Мөхәммәдиев

Тамга салу Билгеле фикергә килү һәм хәл итү. Егерменче елда Гани байдан Тула тегермәнен алдылар. Алдылар да картлар: «Кәрим картка бирәбез!» – дип, Тамга салдылар. Ш.Маннур. Тамга салыну Нинди дә булса югары көчләр тарафыннан алдан билгеләнгән булу. Миңа ул күк тарафыннан тамга салынган шәхес кебек тоела иде. Шәех Зәбиров – журналистикага, язу-сызу дөньясына бөтен тормышын багышлаган кеше. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә