ТА’МБУР II и. фр. 1) Вагонның баш-башында тышкы ишеге белән эчке ишеге арасындагы мәйданчык. Ә көннәрнең берендә ул төнге пассажир поездының тамбурына кереп урнаша алган. М.Мәһдиев. Берничә станцияне тамбурда басып үткәннән соң, вагон тулы халык арасына кереп кысылдык. Ф.Хуҗин

2) Ишек төбе корылмасы яки гөмбәз түбәле өйалды. Алгы бүлмә белән өйгә керә торган ишек арасына җылы тамбур ясарга кирәк. Йорт эшләре. Эвакуация ишекләре һәм юлларын (шул исәптән, коридор, тамбур, галерея, баскыч мәйданы, баскыч маршлары, ишекләр, эвакуация люклары) төрле материаллар, җиһазлар, производство калдыклары, чүп-чар һәм башка әйберләр белән тутырырга ярамый. Идел таңнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә