ТА’МБУР I и. фр. 1. 1) Махсус энә – бик очлы башлы ыргак энә белән чәнчем-чәнчем чылбырсыман чигү төре. Алъяпкычта тамбур белән чиккән гөлҗимешләр... А.Гыйләҗев. --- минем сандыкта әллә күпме тамбур җебе ята, шуны бирермен. Г.Якупова 2) Шул рәвешчә ясалган җөй. Тамбурлар белән чигелгән Бизәкле чүәкләрем. С.Хәким 2. с. мәгъ. Тамбур белән чигелгән. Матур, затлы булудан тыш, тагын әллә нинди әйтелмәгән серләре бардыр ул чигүле түрләмәләр, тамбур җөй белән башкарылган чигүле келәмнәрнең. Шәһри Казан |