ТАМАШАЧЫ и. 1) Тамаша караучы кеше. Җиде-сигез мең тамашачы алдында чыгыш ясауның уен эш түгел икәнен тоеп булса кирәк, барысы да үз номерларын әйбәт башкардылар. В.Нуруллин. Хәтта артист та сәхнәгә тамашачыны яуларга дип чыга, ул да тамашачы минем властьта дип уйлый. З.Хәким 2) Вакыйгаларга катнашмыйча читтән генә карап, күзәтеп йөрүче кеше. Шуңар күрә мин мондый вакыйгаларга тамашачы булып кына кала алмыйм. Ә.Еники. Үз чорында барган вакыйгаларның тамашачысы булып калу чын художник эше түгел. М.Хәсәнов |