ТАМАША и. гар. 1. 1) Нинди дә булса кызык күренеш, вакыйга. Бер авыл малае гомердә күрмәгән тамашаларны күреп, арттагылардан бөтенләй кул селтәве бик мөмкин. М.Фәйзи. Көрәштән кала иң зур тамаша – ат чабышы. Г.Галиева

2) Бик матур, искиткеч күренеш. Су буенда гаҗәп матур җирләр, шунда ук әрәмәлек, балыклы күлләр... Җәй көне бер тамаша инде менә. Ш.Камал. Үткән вакытта шул мәйдан аша Була искиткеч гүзәл тамаша. З.Мансур

3) Шау-шулы, ыгы-зыгылы күңелсез күренеш яки хәл. Хәлимнең маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Бу ни тамаша! Ой, ой! Әнә зениткалар ата да башладылар. Г.Гобәй

4) Халыкка махсус әзерләп күрсәтелә торган күренеш, уен яки сәхнә әсәре. Мондый беркайчан да күрелмәгән тамашаны карау өчен, бөтен шәһәр халкы җыйнала, халык, бик зур төркем булып, маймыл артыннан патша сараена хәтле килә. Әкият. Бу тамаша залда утыручыларга бик кызык тоелды. Ф.Яруллин

5) күч. Нинди дә булса берәр үзлеге белән хәйран калдырырлык нәрсә. Ул кызларның ничек интегүен күрсәң... Тамаша... А.Тимергалин. Иртәнге чыкка чыланып, билдән чат су булып, шушы аланга килеп керсәләр – тамаша! Әлеге имән тирәли бер өер эт-маэмай балалары мәш килеп әүмәкләшәләр. А.Хәсәнов

2. рәв. мәгъ. 1) Искиткеч шәп. Бал аша да май аша – Көн итәрсең тамаша. Ш.Маннур

2) Бик күп; кадәрле; хәтле. Кайда шул тамаша эчкән соң ул [Тимбиков]? Г.Ахунов

3) Бик, гаять, чиктән тыш. Югыйсә бу тамаша авыр чемоданны апкайтып җиткерә алмассың!.. В.Нуруллин

Тамашага калу Соклану, таң калу, гаҗәпләнү. Халык Бәһрамны мактый, аның һөнәре турында тамашага калып сөйли. Ш.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә