ТАМА’НЧА рәв. 1. 1) Тиешле чамада, санда, күләмдә, пропорциядә. Иген осталары, бер метрга алты йөз пот чамасы туры килсә, таманча була, дип язалар. Г.Бәширов. Матур булып, таманча гына кызарып пешкән тәбикмәкләрне эретелгән ак май белән майлап, табынга бирергә. Өмет 2) Бик үк мул түгел, уртача. Тик сыебыз гына таманчарак. С.Рафиков 2. с. мәгъ. Тиешле чамадагы, күләмдәге, зурлыктагы, сандагы, пропорциядәге, уртача. Озын-озак эссе көндә җылынган су инде суынырга өлгергән, таманча салкынлыктан тәндәге бөтен күзәнәкләргә рәхәт сулкылдау тарала иде. Р.Мирхәйдәров |