ТАМАНЛА’У ф. 1) Тиешле үлчәмгә, пропорциягә китерү, таман итү. Актёр шул дәрәҗәдә образны гәүдәләндерде ки, роль аның үзенә таманлап тегелгән кием дәрәҗәсендә иде дип әйтергә мөмкин. А.Әхмәдуллин. Тәбәнәк гәүдәсе юкарган сыман – пиджагы тазарак кешегә таманлап тегелгән кебек. Р.Кәрами

2) Тиешле температурага җиткерү. --- бар, әйт: җылы су таманласыннар, яхшы аш-су әзерләсеннәр. Н.Фәттах

Таманлап алу Тиз генә таманлау. Суны тиз генә таманлап алам

Таманлап бетерү Кирәк кадәр таманлау. Суны таманлап бетерәм дә, коендырырбыз

Таманлап кую Алдан ук таманлау. Кунак кыз көянтәсен сыгылдырып, сулы чиләкләрен ипле генә тулгандырып, киез итекләрен шыгырдатып Гайшәттәйләр ягына китүгә, Разак тиз генә тимер таяк, көрәк алып чыгып, кое бурасының биеклеген кызның биленә тиклем таманлап та куйды. Авыл офыклары

Таманлап тору Даими яки әледән-әле таманлау; әле, хәзер таманлау. Сеңеле бала коендырырга су таманлап торды

Таманлый төшү Бераз таманрак итү. Күлмәкнең җиңнәрен таманлый төш әле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә