ТАМАН хәб. сүз 1. 1) Билгеле бер үлчәмгә туры килә торган, чак кирәгенчә. Камыты таман булганда, Хөснулладан алда киләдер идем… Ш.Камал. Болай таман үзе, килешеп тә торган шикелле, тик барыбер нәрсәдер җитми кебек. Р.Миңнуллин

2) Тиешенчә, җитәрлек, кирәгенчә. Акылым-буем таман, тик бәхетем яман. Мәкаль. Уңган кызлар, казаным кайчан кайнап чыгар икән, ашның тозы таман булдымы икән дип, казан өстен ара-тирә ачып-ачып караштыргалаганнар, ялкау кыз бер тапкыр да казан өстен ачмаган, казан кырында йоклап утырган. Р.Батулла

3) Күп түгел, җитәр-җитмәс, аз. Акылы таман гына

4) Берәр кыенлык күрсә, җәза алса – ул аңа артык түгел, шулай тиеш. Сынык балта сабы --- чуар тавыкка эләккән булса кирәк, --- дөресен әйткәндә, юньләп күкәй дә салганы юк, аңа ни булса да таман. Ф.Хөсни

2. с. мәгъ. Кирәкле температурадагы. Хуҗа әйтте: «Менә комган Таман су бар, юын, туган». Г.Афзал

3. рәв. мәгъ. Тиешле дәрәҗәдә, күләмдә, сыйфатта. Пилүнинең ике шакмагы бер стаканга таман гына була. Ф.Әмирхан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә