ТАМАКСА’У с. сөйл. 1. Ашарга бик ярата торган, күп ашаучан. Тамаксау кешенең тамагы шешәр. Мәкаль. Ике җиңен сызганып, мырлый-мырлый коштабак-коштабак ит соскан тамаксау кияүдән сөяк өеме генә кала ---. Н.Гыйматдинова 2. и. мәгъ. Ашарга ярата торган, күп ашый торган кеше. Тамаксауның үлеме тамактан, угрыныкы – таяктан. Мәкаль |