ТАМАКЛАНУ ф. 1) Ашау, тамак туйдыру. Юлчылар --- тамаклану нияте илә кечерәк бер елга янына туктадылар. Ш.Мөхәммәдев 2) Тую, тук булу. Әй Вәли юмарт, син бу бодайны ашасаң, берүзең бер-ике сәгатькә тамакланырсың, без фәкыйрь ничә мең кырмысканы бер елга ач калдырасың. Әкият Тамакланып алу Тиз генә капкалап алу, тамаклану. – Сорыр, әйдә, бер тамакланып алыйк, – ди. Әкият. – Егетләрне бераз ял иттереп, үзебез тамакланып алмыйбызмы? – диде. М.Хәсәнов Тамакланып йөрү к. тамакланып тору Тамакланып тору Әледән-әле тамаклану; әле, хәзер тамаклану |