ТАМА’К БАКАСЫ и. Кайбер микроорганизмнар, вируслар, гөмбәчекләр китереп чыгара торган, аңкау бадәмчекләре һәм йоткылыкның арткы стенасы ялкынсынуыннан гыйбарәт йогышлы авыру; ангина. Тамак бакасы (ангина) – йогышлы авыру, ул аңкау миндалиннары һәм йоткылыкның арткы стенасы ялкынсыну белән башланып китә. Ватаным Татарстан. Ангина (тамак бакасы) башлануын сизгәч үк, 1 стакан суга 1 чәй кашыгы алма серкәсе, яки 1 стакан суга 1 аш кашыгы тоз салып, көненә берничә тапкыр тамакны чайкарга кирәк. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә