ТАМАК и. 1) Үңәч һәм тын юлларының башланып киткән өлеше; бугаз. Тын алмаслык хәлгә килеп, тамак шеште. Ә.Моталлапов 2) Муенның өске өлеше, бугаз турысы. Чыгып җитүенә, ул аны борыны белән аркасыннан, тамак асларыннан сыйпагандай итә, шундук, суык тимәгәе дип, канаты астына – җылыга кертеп җибәрә. Г.Бәширов 3) Сөйләм органы буларак авыз куышлыгы һәм башка әгъзалар. Аның белән сөйләшкәндә, Зарифуллинның борын очы тирләде, берөзлексез тотлыкты, элек тә [ң] авазын бик үк яратып бетермәгән тамак, борын куышлыгы кебек фонетик органнары тәмам буталып бетте... М.Мәһдиев. Ләкин Сөембикәнең йөзен күрә-күрешкә үк кешеләрнең йөзләре кара коелды, шатлык сүзләре тамактан чыкмас булды. Р.Батулла 4) Ашказаны. Ниләр булсын, берни дә юк, мин үзем дә әле өйдә юк идем, кичә генә кайттым, шөкер әле, тамаклар тук. Г.Камал. Коданың сырасы бик тә уңган иде инде, тамагым рәхәтләнеп китте. А.Шамов 5) геогр. Елганың башка зуррак сулыкка кушылган яки койган урыны. Әле генә аларны Җаекта күргәннәр, күп тә узмый Идел тамагына барып чыкканнар да Касыйм ханның бер өлеш малларын куып алып киткәннәр, ди. Р.Батулла. Ибраһим паша төмәннәрне яр буенча Дунай тамагына чаклы алып барачак, Яхъя агайга Дубрава аша үтәсе таулы юллар кала. В.Имамов 6) күч. Көндәлек азык-төлек, ашамлык, ризык. – Син ятып тор, бераз хәл ал, мин тамакка әзерләп алыйм, – диде Мостафа, үзен сабыр тотарга тырышып. Т.Нәбиуллин 7) күч. Ризык, азык-төлек запасы. Ялгызның тамагы җитсә дә, табагы җитмәс. Мәкаль. Сугыш һәркемне тамак мәсьәләсенә аек карарга өйрәтте. М.Мәһдиев 8) күч. Ашау хәстәре; ашау мөмкинлеге. Солдатларның киемнәре генә түгел, тамаклары хакында да Пётр Алексееч шәхсән үзе кайгырта. В.Имамов. Сездә беренче урында тамак кайгысы... мал-мөлкәт, акча кайгысы... А.Тимергалин 9) күч. Ашыйсы килү, аппетит. Көткән кешеләрең кайтмый дип тормый тамак дигән нәрсә, үзенекен итә: ашыйсы килә башлады Ханәфинең. В.Нуруллин. Энекәш тә тамакка Аллага шөкер. Ф.Садриев 10) күч. Талым, ашны аштан аеру сәләте. Солтан галиҗәнапларының тамагы бик нәзберек, мәҗлес өстәлләрен мулрак әзерләгез!.. В.Имамов 11) күч. Азык кирәк булган гаилә әгъзасы яки терлек башы. Укымыйча, эшләмичә, кыш буе семья эчендә артык тамак булып яту мәсьәләсе аны туйдыра башлады. М.Гафури. Бер тамак артудан бөлерсез шул. Г.Бәширов 12) күч. Тау тишеге, шахта кебек берәр куыш, чокыр формасындагы нәрсәнең керү урыны, авызы. Бораулау мастеры скважина тамагына бик тиз генә махсус «бөке» алып килә. Нефть турында хикәяләр ◊ Тамагына аркылы килгере Берәр кешегә начарлык теләп, ачуланып әйтелә. Тамакларына аркылы килгере, уттай урак өстендә бакча артында сырт кыздырып яталар. Р.Вәлиев. Тамагыннан өзеп Үз өлешеннән алып, үзенә дигәнне биреп. Ничек җыйгандыр ул аларны, ләкин һаман шул ярлылыгым кешегә йөк булмасын дип, тамагыннан өзеп булса да тырышкан күрәсең инде. Ә.Еники. Тамагы тыгылсын «Гаугачыл кеше биргәнгә канәгать булсын да каршы төшмәсен, дәшмәсен» мәгънәсендә. Акчаларын да жәлләп тормады Арон Исакович, бер-ике меңен кесә расходларына калдырды да җыенысын илтеп тапшырды хуҗасына, әйдә, тамагы тыгылсын. К.Кара. Тамак аеру к. тамак аралау. Аны тамактан аермасалар да, Мәрзиягә алар өлешенә керү уңайсыз. Ф.Бәйрәмова. Тамак аралау Кайбер гаилә әгъзаларын башкалардан ким күреп, кыерсытып, начаррак ашату. Чит кеше кулында булсак та, безне кагып-сугып җәберләүче, тамак аралаучы булмады. Ш.Маннур. Безне какмады, сукмады, тамак араламады, саклады. Ватаным Татарстан. Тамак арчу Сөйләү алдыннан йөткерү, тамак кыру. Бу тамак арчып алу гөжләве тикмәгә генә булмаган икән. Р.Төхфәтуллин. Тамак асрау Үзеңә ашарлык, җитәрлек ризык табып тору. Тавык чүпләнеп тамак асрый. Мәкаль. Тамак ачу Ашыйсы килү, ачыгу. Дөресен генә әйткәндә, табасы белән ашап бетерерлек булып тамак ачкан иде. Р.Сәгъди. Унбиш чакрым юлны җәяүләп тә, машина туктатып утырып та Нурия әби ике көннең берендә уза, сумкасында шешә белән сөт, тамак ачканда җебетеп булса да авызда әвәләрлек икмәк катысы, печәнкә һәм прәннек йөртә башлады. Ф.Яхин. Тамак ерту Акыру, бик кычкырып сөйләү яки җырлау. --- Алты-җиде яшьлек кызлар, язын тау башына чыгып, теге як кызларын күргәч, тамакларын ерта-ерта җырлыйлар иде ---. М.Мәһдиев. Кайсы дурак үзенә дача салмас, Тамак ертып йөреп бу эштә! Г.Афзал. Тамак җебетү эвф. к. тамак чайкау. Тамак җылыту 1) Ришвәт бирү сыйфатында кемне дә булса сыйлау; 2) к. тамак чайкау. Мә, энекәш, магазиннан тамак җылытырга алып чык, булмаса... М.Галиев; 3) Төрле көйләр көйләп тавышны ачу. Ә үзем белән булган кызык хәлләргә килгәндә, бервакыт, музыка дәресен укытканда, балаларга эндәштем: «Әйдәгез, тамакларыгызны җылытып алыйк әле», – минәйтәм. Безнең гәҗит. Тамакка бармау Ниндидер сәбәпләр аркасында ашый алмый башлау яки бик начар ашау. Ничек кенә ачыккан кебек тоелса да, тамагына бармады [Хәлимнең]. Г.Гыйльманов. Тамакка кабу Ашау, бераз ашау. Тиз генә тамакка капкалап алам да су коенырга чабарга кирәк дип, өстәл янына килеп утырсам – ике күзем дүрт булды: күрәсең, берәр нәрсә язарга алган җиреннән онытыптыр инде, Кылыч борын теге авторучкасын өстәл өстендә калдырып киткән иде! В.Нуруллин. Тамакка сай Аз ашаучан. Тамакка таш булу Кеше өлешенә керү сәбәпле җәзасын күрү турында. Тамакка таш булып кадалу к. тамакка таш булу. Тамакка таш булып утыру 1) к. тамакка таш булу [Яулап алган җирләр] Бер заман тамагына таш булып утырмасмы аның? И.Хуҗин; 2) к. тамакка утыру (1 мәгъ.). Тамакка таш булып утырмаса ашар идем дә... Г.Әпсәләмов. Тамакка тимәү Канәгатьләнерлек, җитәрлек күләмдә булмау. Комлыкта ятып, су да керә алмау, кем әйтмешли, тамакка тимәде, мыек кына чыланды, кебек була инде ул. Шәһри Казан. Такмакка тору к. тамакка утыру. Урлап капкан ризык тамакка тора ул, егеткәем. В.Имамов. Әйтте кәҗә, бүре дусның хәлен сорап: – Тамагыңа тормадымы, нихәл, брат? Г.Афзал. Тамакка утыру 1) Тамакка җыелу. Яңа сауган җылы сөт белән эчеп җибәрсәң тамакка утырмас иде дә соң – аларның сыерлары да, кәҗәләре дә, хәтта тавыклары да юк. Н.Фәттах; 2) Дөрес булмаган, килешмәгән эшләр турында. Эшләми ашау тамакка утыра шул ул хәзер. А.Алиш; 3) Гарык итү, туйдыру. Тамагымда утыра ул минем; 4) Сүз әйтелми калу. Күзләргә яшь тулып, әйтеләсе сүзләр хис дулкыны булып тамакка утырганда, кыңгырау телгә килде. Авыл офыклары. Тамак кибү 1) Су эчәсе килү. Кичтән туйганчы яңа суйган бавыр ашап чыкканга, тамак та кипкән иде, аны-моны уйлап тормадым, тоттым да бер тында эчеп җибәрдем тегенең чәен. В.Нуруллин. Чатнап тамагың кипкән чакта, йотлыгып, бер стакан су эчеп җибәрсәң, аның сихәте шунда ук кан тамырларың буйлап бөтен тәнеңә тарала, шунда ук хәл керә, бөтенләй икенче кеше буласың да куясың. А.Хәсәнов; 2) Исерткеч эчемлек эчәсе килү. Тамак киерү к. тамак ерту. Тамак колы Бары тик ашау турында уйлап йөрүче җан иясе. Бу «чакырылмаган кунагым» да, әллә шул тамак колы булып, берсеннән-берсе симез тычканнарны эләктерү теләге белән керсә инде. А.Хәсәнов. Тамак кыру 1) Сөйләшми торгач, яки киресенчә, күп сөйләп утырган тавышны ачу өчен йөткергәләп кую; 2) Берәр теләк, кәеф яки хис билгесе буларак тамак төбе белән йөткергән сыман аваз бирү. Хан уңайсызланып тамак кыра. А.Гадел. Һәрхәлдә, минем аяк тавышына, тамак кыруыма, «ау» дип аваз салуыма җавап кайтаручы булмады. А.Әхмәтгалиева. Тамак кытыклану Берәр нәрсәне ашыйсы, эчәсе килү теләге туу. Тамагы кытыкланып, аракы эчәсе килеп куя [Шәүкәтнең]. Д.Каюмова. Тамак нечкәрү Аппетит начарлану яки киресенчә, ризык талымлау, сайлану турында. Чыннан да аның тамагы нечкәреп калган иде. Казан утлары. Тамактан аш үтмәү Ашыйсы килү теләге булмау. Бу балаларның берсенә ашатып, икесен ризыксыз калдырсак, кайсыгызның тамагыннан аш үтәр? М.Мәһдиев; 2) Аш кайнату системасы начарлану, ашый алмау яки бик начар ашау. Әнисе соңгы вакытларда бик нык бетереште, тамагыннан аш үтми башлады. Ф.Яруллин. Тамактан ризык үтмәү к. тамактан аш үтмәү. Биредә аш-суны тәмле әзерлиләр, әмма Мәрьямнең тамагыннан ризык үтмәде. М.Маликова. Тамактан үтмәү к. тамактан аш үтмәү. Дөресен әйтим, бу ризык минем тамактан үтмәде. М.Мәһдиев. Ялгыз башка барыбер тамактан үтмәс иде. Н.Гыйматдинова. Тамактан калу Ашый алмас булу. Башта Иванга сырхаулыйм дип хәйлә хатлары язды, тора-бара чынлап торып чирли башлады: тамактан калды, сөйләшмәс булды. Р.Батулла. Иртән-кичен-көндезен алдына ризык куеп, сабый бала караган сыман карасак та, ул яңа җиргә, яңа хуҗаларга ияләшә алмадымы, әллә берәр чире булдымы, көннән-көн боега барды, тора-бара бөтенләй тамактан калды. Р.Вәлиев. Тамактан кире килгәнче Чамасыз күп итеп. Тамакларыннан кире килгәнче ашадылар, ләх булганчы эчтеләр, мунчаларындагы кызу ташларга шешәсе белән сыра сиптеләр. Ә.Мушинский. Тамактан язу к. тамактан калу. Ул көнне мин бөтенләй тамактан яздым. Г.Бәширов. Тамак төбе белән Ашыкмыйча, кырыс, масаюлы тон белән. Гитлерчы, тамак төбе белән гырылдап, ике тапкыр номерларны әйтеп чыкты: – Ахтунг! Г.Әпсәләмов. Тирә-якта берәү дә юк, әмма карлыкканрак тавыш, тамак төбе белән әйтелгән сүзләр ап-ачык яңгырады лабаса? Ә.Әминев. Тамак төбенә тыгылган сөяк булу Берәүнең ачуын китерү, берәүгә ошамау, комачаулау, эшенә аркылы төшү. Үзалдына ул, мөгаен: «--- Тамак төбенә тыгылган сөяк булды бит тәмам...» – дип уйлады булса кирәк. Р.Мөхәммәдиев. Тамак туйдыру 1) Ашау. Еланнарның урман-кырларда көн иткәннәре дә күбесенчә тычканнар, бакалар, җирдән сөйрәлүче кош-кортлар белән тамак туйдыралар. А.Хәсәнов; 2) Көн күрү, яшәү, җан асрау. Эш хакы турында әлегә сүз кузгатмадык, һәрхәлдә, ул миңа тамак туйдырырга җитәргә тиеш иде. А.Тимергалин. Тамак чайкау эвф. Азрак исерткеч эчемлек куллану. Тамак чарлау Җырлау осталыгын камилләштерү максаты белән төрле күнегүләр ясау. Яздыруга әзерлек йөзеннән, ул шулай итеп урманда тамак чарлап йөри торган булган. Ватаным Татарстан. Тамак чылату эвф. к. тамак чайкау. Тамак чылата торгач, күңелләр киңрәк ачыла башлый. К.Җәмит. Тамак ялына к. тамак ялы өчен. Бер бай тамак ялына көнлекчеләр яллый. Мәзәк. Тамак ялы (хакы, бәясе) өчен (хакына, бәясенә, ялына) Көндәлек ашау-эчү өчен; эш хакы көндәлек ашату-эчертүдән артмау турында. Аннары үзләре тамак ялы өчен миңа эшкә ялланалар, ә үз хуҗалыкларын бар дип тә белмиләр. М.Галәү. Ниләр генә күрергә һәм кичерергә туры килмәгән сугыш чоры балаларына: ачлык һәм ялангачлык, тамак ялы хакына буыннары да ныгып бетмәгән килеш авыр физик эш башкару алар өлешенә төшкән. Кызыл таң. Тамак ялгау Аз гына ашап алу. Авылга кайтып, әтине басуга озатканнан соң, тамак ялгарга да өлгермәдем, тыны-көне бетеп, бәрелеп-сугылып, Хәкимҗан килеп керде. Г.Бәширов. Тамак ялгагач, Гыйлемдарны йокы баса башлады. А.Тимергалин. Тамак яру к. тамак ерту. Берни ишетмәсәләр дә, тамак яра-яра барыбер кычкырдылар. В.Имамов. Тургайларны кулдан ычкындырдык, Торна күреп күктә – биектә... Тамак ярдык, юкларны «Бар!» диеп, Булмастайны «Була!» диеп тә... С.Рәхмәтулла. Тамак ярыгын майлау эвф. к. тамак чайкау |