ТАМ II хәб. сүз гар. иск. 1. Бөтен, камил, тулы көчендә. Кодрәтең там язылса, бер фәрманың җитмәс идеме соң тыярга? М.Гафури

2. кис. мәгъ. Нәкъ, тач, төп-төгәл. Бер кеше бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дус күрәм дип дәгъва кылса, аның бу дәгъвасы ап-ачык бер ялгандыр. Г.Тукай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә