ТАМ I и. диал. 1) Балчыктан койма, түбә ясаганда кулланыла торган балчык

2) Үлгән кешеләрнең табутларын кую өчен, балчык, кирпеч яки таштан салынган кабер өсте корылмасы; гади төрбә. Каберләр өстендә тамнар да юк. Бары бер кабер өстендә ялгыз таш багана. И.Салахов

3) Балчык яки таш койма, дивар. Тавык очса тамга куна, лачын очса – тауга. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә