ТАЛЬЯН и. рус 1. Телләр рәте бер генә булган гармун төре. Авыр уйларны тальян бүлдерде. М.Мәһдиев. Иң әүвәл аръякта яшәүче Нәҗметдин абый тальянын сыздырып җибәрә. К.Тимбикова

2. с. мәгъ. Телләр рәте бер генә булган. Иң алгы рәттә, куян мамыклы шәл бөркәнгән хатынына сыенып, тальян гармунын тоткан аучы Гыйлемҗан утыра иде. М.Мәһдиев. Алар беренче сыйныфта гына укыйлар иде, Мөнирҗанның иң өлкән абыйсы Гаяз тальян гармун сатып алды. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә