ТАЛЫМСЫЗЛЫК и. 1) Талымсыз булу, ашны сайлап тормау сыйфаты. Яхшы сыйфатлардан янә кроссның продуктлылык дәрәҗәсенең югары торуы һәм кош-корт азыгына талымсызлыгы билгеләнә. Кызыл таң 2) күч. Сайланмау, таләпчәнлек күрсәтмәү, тәнкыйть белән карамау сыйфаты. Ә тормыш коруда талымсызлыкны берәү дә хупламый. Т.Миңнуллин. Гомумән, телгә, сүзгә карата талымсызлык, әледән-әле очрап торган дорфалык һәм ясалмалык пьесаларның тәмен җибәрә. Р.Миңнуллин 3) күч. Принципсызлык. Аның табигатенә һәртөрле кыланчыклык, ясалмалык, талымсызлык бик ят икәнен яхшы беләбез. Ә.Еники 4) күч. Чыдамлык, әрсезлек. Табигатьнең талымсызлыгына, яшәүчәнлегенә исең китәр. Х.Камалов |